«Урам көне»
Туган авылым.
Авылымны күпме зурласам да,
Җитмәс кебек минем сүзләрем.
Яратуым минем йөрәгемдә,
Күзләремнән чагыла сүзләрем.
Чишмәләрең синең челтерәп ага,
Сандугачлар сайрый тирәктә.
Уйнап үскән ефәк тау битләре
Уелып калды мәңге йөрәктә.
Әйләнәм дә кабат сиңа кайтам,
Сагынуларга эзләп дәвалар.
Рәхәт булып китә йөрәкләргә,
Шифа синдә хәттә һавалар.
Авылкаем, мәңге гөрләп яшә,
Тамырыбыз сиңа береккән.
Торган җирләр рәхәт булсалар да,
Иң газизе туган җир икән! 14.06.25 Әлмәндәр авылы Совет урамында 15 йорт каршында бәйрәмгә көтеп калабыз
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.