Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә туган .
Җ. Тәрҗеманов-матур әдәбиятка мәктәп партасыннан килгән язучыларның берсе. Аның поэзия өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе — « Безнең җавап » исемле шигыре җиденче класста укыган чагында язылып, 1935 елның 23 февралендә « Яшь ленинчы » газетасында басылып чыга. Шуннан соң ул бу газета битләрендә шигырьләре, мәктәп тормышы турындагы кечкенә мәкаләләре белән даими катнаша башлый. 1938 елда исә унынчы класста укучы яшь каләмнең «Галстук» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә .
Аның « Ябалак һәм Тавык » (1940), « Шуктуган » (1962), « Шаян һәм Наян» (1965), « Көмеш-койрык » (1967) кебек әкиятләре нәни укучылар арасында зур популярлык казана һәм бик күп телләрдә басылып чыга. Җ, Тәрҗемановның нәниләргә багышланган әсәрләренең теле халыкчан гади, музыкаль яңгырашлы, төзек-тигез рифмалы. Аның аерым шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган .
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.