«Китап күңел кояшы»

4 июня 2025
18+
Бесплатно

Лена Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.
Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм "Пионер" ("Ялкын") журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә "Казан утлары", "Азат хатын" журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре "Кызлар җыры" исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда "Мөлдерәмә күңел" дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Л.Шакирҗанова — нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. 2011 елда Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә.

Расписание
Внимание! Указано местное время проведения события

Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна