1.а. б. Бәйрәмнең ул иң миллие,
Дәртлесе, күңеллесе.
Сабантуйларның булмый ул
Үткәне, бүгенгесе…
Һәр чорның үз сабантуе!
Бармы берәр аерма?
И, Ходаем, халкыбызны
Сабантуйдан аерма!
2.а. б. Хәерле иртә,
исәнмесез, хөрмәтле авылдашлар!
Данлы Сабантуйның хөрмәтле кунаклары! Ерак араларны якын итеп, Сабантуй бәйрәменә кайткан
якташ, кардәшләребез! Районыбызның өлкәннәре, яшьләре, бала-чагалары! Татарстан
җөмһүриятеннән һәм Россиябезнең башка өлкәләреннән бәйрәмгә дип кайткан кадерле кунакларыбыз! Сезне бүгенге олы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз!
1 а. б. Якын туганнар! Килгән кунаклар! Сабантуй капкалары, ишекләр ачык! Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез, түргә Узыгыз!
2. а. б. Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, милләттәшләр,
Арча Сабантуйлары!
1.а. б. Вакыт чонгылында югалмаган, үзенең тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы Сабантуй бәйрәме барыгызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм искиткеч күп шатлыклар алып килсен!
Бергә: Ямьле булсын, шатлык тулсын, гөрләп торсын Сабантуй!
Милли киемнәрдәге 2 кыз кунаклар трибунасына килә, анннары мәйдандагы халыкны чәк-чәк белән сыйлый,
Сведения предоставлены организацией МБУК «Районный дом культуры» Лаишевского муниципального района и города Лаишево и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.