Мәгълүмат сәгате «Матбугат битләрендә»
Балалар китапханәсе — 3 нче филиалда матбугат көне узачак. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән танышачаклар. Балаларга «Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары тәкъдим ителәчәк.
Китапханәче балаларны «Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере» журналларының тарихы, кызыклы рубрикалар белән таныштырачак.
«Ялкын» журналы яшүсмерләрне күп кенә яңалыклар белән таныштыра, ничек итеп зәвыклы киенергә, кул эшләнмәләре эшләргә өйрәтә, кызыклы шәхесләр белән очраштыра, тарих битләренә сәяхәткә чакыра.
Китапханәче шулай ук укучыларны рус телендә чыгып килүче «Мурзилка», «Свирель», «Непоседа» һәм башка журналлар белән таныштырачак.
Әлеге басмалар балаларга вакытларын кызыклы һәм файдалы уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Журналларның яңа саннары белән танышырга сезне китапханәдә көтеп калабыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Елабужского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.