«Табигатькә ярдәм итик авылым чишмәләре тагын да матурлык сипсен»
Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора. Чишмәләр — чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә. Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Минем туган авылым — Олы Мәтәскә дә табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк! Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә. Чишмәләр янын тагын да матурлау максатыннан “Табигатькә ярдәм итик авылым чишмәләре тагын да матурлык сипсен”дигән исем белән 24 май көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсе чишмәләр тирәсен чистартуны һәм чәчәкләр утыртуны оештыра.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.