Сабантуй — бердәмлек бәйрәме. Ул төрле милләт вәкилләрен бергә җыя, дуслык җепләрен ныгыта. Бу көнне онытылып торган гореф-гадәтләр яңадан торгызыла, буыннан-буынга күчеп килгән мирасыбызга хөрмәт арта. Өлкәннәр яшьләргә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаша, киләчәк буынга рухи азык бирә.
Сабантуй — ул хезмәт бәйрәме дә. Җиргә орлык чәчеп, мул уңыш үстерү өчен көч куйган игенчеләргә рәхмәт әйтү көне. Аларның тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге безне тукландыра, киендерә. Шуңа күрә аларга хөрмәт күрсәтү — изге эш.
Сабантуй — ул күңел ачу, ял итү бәйрәме. Көн дә эш белән мәш килеп, авыр тормыш йөкләрен тарткан халыкның бергә җыелып, җырлап-биеп күңел ачуы, бер-берсенә яхшы теләкләр әйтүе — үзе бер бәхет. Сабантуйдан соң һәркем яңа көч, яңа дәрт алып, алдагы көннәргә өмет белән карый башлый.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.