Тәмәке төтене
составында 30 төрле агулы матдә бар, ди белгечләр. Шулай булгач, ничек
инде организмга зыян салмасын, гомерне кыскартмасын, ди! Әйтергә генә
ансат: тәмәке көйрәтү белән бәйле сәбәпләр нәтиҗәсендә ел саен Россиядә —
300 мең, ә дөньяда 6 миллион кеше үлә икән. Халыкның сәламәтлеге
турында кайгырту йөзеннән, 1988 елда Халыкара тәмәкесез бер көн игълан
иткәннәр, һәм бу дата шул вакыттан бирле ел саен билгеләп үтелә.
Тәмәкене бер көн булса да авызга капмый торырга ризамы? Шул хакта
сораштырырга булдык әле.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен 7 000 000 үлем очрагының сәбәбе тәмәке булып тора.
Тәмәкенең зыяны
елдан-ел арта. Белгечләр үлем белән тәмамланган үпкә рагының — 90,
хроник бронхитның — 75, йөрәк өянәгенең 25 процентында тәмәке сәбәпче
булуын әйтә. Аны тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар аркасында,
Россиядә ел саен 500 меңгә якын кеше үлә. Бу начар гадәткә яшүсмерләр
өйрәнүе аяныч. Тәмәке тарткан үсмерләрнең, тартмаучыларга караганда,
хәтер ныклыгы — 5, ятлау сәләте — 4,5, исәпләү сәләте 5,5 процентка ким.
Кыскасы, галимнәр искәртүенчә, һәр сигарет 15 минутлык гомерне
кыскарта.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.