Габдулла Тукай шактый җырларның тарихын тикшергән һәм өйрәнгән әдип, аларның бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә бәһале бер мирас булуына басым ясый. Ул: «Болгар шәһәре, авыллары таркалды, эзләре дә калмады, әмма халык җырлары милләтебез күңелендә һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер. Аларны хәтта атылган туплар да юк итә алмый. Алар — яши!», — дип язып калдырган. Чынлап та, бөек шагыйребез әйткән төсле, татар сәнгате халык җырлары, дастаннар, такмаклар, фольклор белән нык бәйле. Аларда татар дөньясы, мохите, гореф-гадәтләре, кешеләргә мәхәббәт нык чагыла. Шул борынгы җырларны барлау максатыннан 21 май көнне Олы Мәтәскә китапханәсендә “Борынгы җырлар — тарих ул”дигән исем белән мәдәни чара уздырылачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.