«Тәмәкедән башка тормыш матур — тәмәкедән баш тарт». Профилактик әңгәмә.
Тәмәке тартучы үзенең организмын ничек агулавын башта аңламый.Тәмәкедә бит бик көчле агу — никотин бар.Ул канга җиңел үтеп керә, эчке органнарда туплана һәм әкренләп аларны тарката. Ләкин кеше моны тиз генә сизми. Әйе, беренче сигарет күңелне болгата, башны әйләндерә. Бу — организмның киләчәк авырлыкны тоеп сигнал бирүе. Күп кенә укучылар тәмәкене тартасы килеп түгел, ә өлкән булып күренер өчен тарта. Ләкин аларның һәркайсы да көчле характерлы булып, сигареттан баш тарта алмый. Һәм, берничә ел үткәннән соң, тартучы кеше йөткерә башлый. Аның йөгергәндә, хәтта җәяү йөргәндә дә тына бетә. Ул тиз арый.Тәмәке тартучы кешене сулыш юлы авырулары: астма, туберкулез, үпкә рагы һ.б. сагалап тора.
Кичәнең максаты булып укучыларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту; тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлауларына ирешү тора.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.