Халыкара гаилә көне «Гаилә әйләнәсендә». Видеоролик. Балалар белән рәсем конкурсы.
15 май — Халыкара гаилә бәйрәме дип билгеләнеп үтә. Гаилә — ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Гаиләнең терәге — ир-ат, әти кеше. Ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә, гаиләнең йөрәге. Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак-җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга… “Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр…”- борынгылар әнә шулай җырлаган. Дәвек авыл китапханәсендә Гаилә көне уңаеннан балалар белән рәсем ясау конкурслары оештырылачак, авылыбызның үрнәк гаиләләре белән кичәләр уздырылачак.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.