Гаилә иминлеге нәрсә ул? Кайберәүләр моңа: «Тыныч кына аккан тормыш», икенчеләр: «Матди җитешлелек», өченчеләр: «Көнкүрештәге уңайлыклар», — дип җавап бирергә мөмкин. Чынлыкта исә болар барысы да гаилә тормышының тышкы бизәкләре генә. Әгәр дә гаиләдәге һәр кеше бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп, үзен бәхетле хис итеп яши икән, менә шул вакытта гаилә имин…
Гаиләгез бәхетле булсын, дисәгез, берничә кагыйдәне үтәргә туры киләчәк. Менә алар: бер-береңне аңлау, хөрмәт хисе, сабыр итү, бер-береңә юл кую, гафу итә белү һәм үпкәләрне оныту. Бер карасаң, гади генә нәрсәләр кебек, тик тормышта әлеге кагыйдәләрне үтәү кайвакыт шулкадәр дә кыен!
15 май — Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан китапханәдә «Дөнья гаиләдән башлана»дигән күргәзмә ясап куела
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.