1934 елда оешкан Татарстан Язучылар берлеге Бөек Ватан сугышы елларында шулай ук үз эшен туктатмаган. Сугыш башланган чорда Язучылар Союзында 50дән артык язучы исәпләнгән. Аларның кырыктан артыгы үз теләкләре белән фронтка, туган илләрен сакларга китеп баралар. 1943 елда, ул вакыттагы СССР язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев, бу хәлне белеп алып куркуга төшә һәм катгый рәвештә берничәсен булса да кире тылга кайтару буенча чаралар күрергә боера. Ләкин татар язучыларының берсе дә сугыш кырыннан кайтырга ризалык бирми. Гомумән Бөек Ватан сугышында 100дән артык татар әдибе катнаша, туган илләрен саклап фронтка киткән язучыларның 31 туган җирләренә кире әйләнеп кайта алмыйлар, сугыш яуларында, тоткынлыкта үлеп калалар. Алар арасында Муса Җәлил (1906-1944), Фатих Кәрим (1909-1945), Гадел Кутуй (1903-1945), Абдулла Алиш (1908-1944), Нур Баян (1905-1945), Хәйретдин Мөҗәй (1901-1944), Рахман Ильяс (1908-1943), Мөхәммәт Әблиев (1900-1941), Вәдүт Мифтах (1915-1942), Кәшфи Басыйров (1906-1943), Мансур Гаяз (1917-1943), Хәбра Рахман (1914-1942), Рәхим Саттар (1912-1943), Демьян Фәтхи (1906-1943), Әгъзам Камал (1918-1943) һ.б бар. Күпчелек әдәбият сөючеләргә Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек исемнәр шактый гына таныш, әдәбият дәреслекләре аша Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Нур Баян турында да азмы-күпме беләбез. Ләкин фронтта барган канкойгыч сугышларда үлеп калган, күбебезгә таныш булмаган исемнәр дә шактый. Шул уңайдан китапханәдә «Бөек Ватан сугышында татар язучылары»дигән күргәзмә оештырыла.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.