Язучы — прозаик, тәрҗемәче Вакыйф Нуруллинның тууына 90 яшь. «Яшьнәп үткән яшьлек»
Вакыйф Нурулла улы Нуруллин — татар язучысы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты.
Вакыйф Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында туа. Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтендә булып кайта. Аннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аның соңгы курсында укыганда (1961) “Совет әдәбияты” журналы редакциясенә эшкә алына. 1977 елда В. Нуруллин Татарстан китап нәшриятының баш редакторы итеп билгеләнә. Дәвек авыл китапханәсендә язучының иҗатына күзәтү һәм китап күргәзмәсе ясалачак.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.