«Татарстан Конституциясе — халкым горурлыгы»
6 ноябрьдә Татарстанда истәлекле вакыйга — Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Ул 1992 елның 6 ноябрендә җөмһүрият Югары Советының XII сессиясендә кабул ителә. Бу бәйрәм алдыннан китапханәдә «Татарстан Конституциясе — халкым горурлыгы» — мәгълүмати китап күргәзмәсе ясалачак. Күргәзмә килүчеләрне Республиканың Төп законы, аның тарихы, татарстанлыларның тормышына йогынтысы һәм әһәмияте белән таныштырачак. Күргәзмәдә Конституция кабул ителгәнгә кадәр булган вакыйгалар турында сөйләүче материаллар, Татарстан Республикасы Президентын беренче сайлаулар турында материаллар, гражданнарның төп хокукларын, ирекләрен һәм бурычларын аңлатучы китаплар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.