«Кыстыбый»
Авыл халкы козге унышны жыеп алды.Шул унайдан 25 сентябрь конне мэдэният йортында бэрэнге бэйрэме утэчэк. Торле сорт бэрэнгедэн кургэзмэ оештырылачак.Сортларын узгэртэсе килгэн кешелэр бэрэнге алып китэ алачак.
Хэм инде элбэттэ татар халык ашы кыс\тыбый пешеру буенча мастер класс утэчэк. Бик каты итмичә генә, төче камыр басалар да, бераз тапкач, 75 граммлы кисәкләргә бүлеп, юка гына итеп җәяләр. Җәемнәрне кырган табада май сөртмичә генә башта бер, аннан икенче ягын пешереп алалар. Суынмасын яки катып китмәсен өчен берсе өстенә берсен оеп, тастымал белән каплап куялар. Чөнки суынса, урталай бөккәндә сына.
Кыстыбый эченә салу өчен бәрәңге пешереп, кайнар килеш төяләр. Кайнар сөткә сары май салып болгаталар. Майда кыздырылган суган белән дә болгатырга була.
Әзер җәемнең уртасына бәрәңге боламыгы ягып, тиз генә икенче ягы белән каплыйлар. Кыстыбыйны канат белән йөртелгән сары май белән майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.
Бер кыстыбыйга: 75 г. төче камыр, 100 г. бәрәңге, 20 г. суган, 20 г. сөт, эченә салырга вә тышын майларга 20 г. атлан май кирәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.