«Уеннарда — хәрәкәт, хәрәкәттә — бәрәкәт». Балалар белән хәрәкәтле уеннар.
“Саулык — иң зур байлык”, — ди халык. Чыннан да, сәламәтлек — кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Кеше сәламәтлеге — һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе. Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк. Хәрәкәттә — бәрәкәт. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.