Праздники

Әдәби –музыкаль композиция «Җиңү көне»

Событие завершилось
6+

Бөек Җиңү көне — һәммәбез өчен дә иң якты, иң кадерле, иң изге, кайнар канга һәм күз яшьләренә манчылган бәйрәм.  Бөек Җиңү көне — данлыклы Кызыл Армиябез җитмеш тугыз ел элек иң заманча коралланган, ярты Европа икътисадын үзенә буйсындырган куәтле фашистик Германияне тез чүктереп, Җиңү яулаган көн. Дәһшәтле сугыш һәр гаиләгә кагылды, илебездә беркемне дә урап үтмәде. Киләчәккә матур планнар корып, тыныч тормышта яшәп яткан халкыбызга бетмәс кайгы-хәсрәт, илебезгә олы җимереклекләр, зур югалтулар алып  килде.  Миллионлаган ватандашларыбыз яу кырларында дошман белән йөзгә-йөз килеп алышты, шулай ук миллионлаганнар үз-үзләрен аямыйча тылда Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтте. “Барысы да — фронт өчен! Барысы да — Җиңү өчен!” дигән уртак лозунг яшен-картын берләштерде, Җиңү таңын якынайтуга өлеш кертте. Бердәмлек һәм татулыкның, уртак максат белән берләшеп тырышуның күркәм нәтиҗәсе — Бөек Җиңү көне әнә шулай олы корбаннар, фидакарьлек өлгеләре белән яулап алынды. Илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм чумасыннан коткарган 1945 елның Җиңүле языннан ераклаша барган саен халкыбызның уртак батырлыгы, ныклыгы турында хәтер сүрелми, киресенчә, яңара, аның бөеклеге арта гына бара.

Сведения предоставлены организацией МБУК «Алькеевская межпоселенческая центральная библиотека» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна