2 марта — Праздничный концерт татарской эстрады
Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр?
2 нче алып баручы- РУЗАЛЬБарлык гүзәл затларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез! Бәйрәмегез белән!
Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.
Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.
1 нче алып баручы — АЗАЛИЯ
Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!
2 нче алып баручы — РУЗАЛЬ
Чыннан да. нинди матур көн буген! Ничек барлыкка килгән икән соң бу бәйрәм, …?
1 нче алып баручы — АЗАЛИЯ
Борынгы Римда хатын-кызлар көне билгеләнгән.Бу бәйрәм матрон дип аталган. Бу көнне хатын-кызлар үзләренең ирләреннән бүләкләр алганнар. Хатын-кызлар үзләренең яхшы киемнәрен киегәннәр, көндәлек эшләрдән азат ителгәннәр һәм ирләр аларга бүләкләр биргәннәр.
2алып баручы — РУЗАЛЬ
Нью-Йоркта 1857 елның 8 мартында тегү һәм аяк киеме фабрикасы эшче хатын-кызлары манифестка җыелганнар. Алар үзләренә сайлау хокукы бирүне эш шартларын яхшыртуны таләп иткәннәр. Чөнки бу вакытта хатын-кызлар 16 сәгать эшләгәндә, ирләр 10 сәгать кенә эшләгәннәр.
Һәм инде Америкадагы вакыйгалардан соң, 1910 елны Копенгагенда Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көне 8 март бәйрәмен бәйрәм итү тәкъдиме белән чыга. Күп кенә кире кагулардан соң, әлеге көн бәйрәм ителә башлый. продолжение следует
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.