Әдәби кичә: «Шәмсия Җиһангирова — лирик күңелле, романтик рухлы шагыйрә»
Ш.Җиһангирова башка бик күпләр кебек бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы «Авыл утлары»нда 1966 елда дөнья күрә. Казанда интернат-мәктәптә укыганда инде балалар өчен язган шигырьләре республика газеталарында да басыла. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. Шәмсия университет студентларының «Әллүки» әдәби берләшмәсенә яратып йөри, шул исемдәге стена газетасының җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара, хор түгәрәгендә җырлый, тынлы оркестрда думбрада уйный. Шигырьләре бер-бер артлы «Идел» альманахында басыла, зур бер циклы Шәмсия Гарипова исеме астында яшь авторларның серияләп чыга торган «Беренче карлыгачлар» (1974) күмәк җыентыгына урнаштырыла. Шулай да үз шигырьләре генә тупланган мөстәкыйль китабы чыкканны аңа әле тагын ун еллап көтәргә туры килә («Төсле моң» җыентыгы, 1985). Аннан яшьлек романтикасы һәм сагышлы моң белән өртелгән «Яшел гармун» повесте (1987), балалар өчен шигырьләре тупланган «Балачак кая китә?» (1989) җыентыгы һәм лирик шигырьләрен, җырларын эченә алган «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (1996), «Җирсү» (2001) исемле күләмле китаплары дөнья күрә. «Җирсү» җыентыгы, елның иң күп укылган китабы буларак, 2002 елда Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.