XXVI Дөньякүләм «Әдәби марафон» да катнашу
Хөрмәтле әдәбият сөюче, туган телен хөрмәт итүче, максат куеп алга баручы, заманча карашлы интернет-кулланучылар! Сезне татар дөньясы өчен иң мөһим проектларның берсе — #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашырга чакырабыз! Игътибар! Яңа сезон #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү тәртибендә бераз үзгәрешләр бар: 1. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә керегез: https://vk.com/adabimarathon; 2. Яңа сезон Әдәби марафонда катнашу кагыйдәләре белән танышыгыз: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024; 3. Смартфоныгызга/компьютерга (моңарчы урнаштырылмаган булса) татар клавиатурасы урнаштырыгыз: инструкция — https://tat-i.net/tt/node/12; 4. Түбәндәге исемлектән үзегезгә Әдәби әйдаман сайлагыз. 5. Әлеге игълан астында комментарийларда катнашуыгызны белдереп 01 гыйнвар 23:30 сәг. кадәр «+» тамгасын, әдәби әйдаманыгызның номерын, исем-фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән ил/төбәк/шәһәр/районны хәбәр итеп комментарий урнаштырыгыз һәм әлеге язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз (бу анонсны күреп сезгә язылган кешеләр дә кызыксынып әдәби марафонга кушылып китә алачаклар) (Мисал: + 4 Ирек Хәбиров 27 яшь ТР Азнакай районы); 6. 21 көн дәвамында (1-21 гыйнвар) татарча әдәби китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне үз сәхифәгездә башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, аудио яисә видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон һәм #әдәбимарафон2024 хэштеглары, оештыручыларның хэштеглары (#ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды, #БелемРадиосы) һәм партнерларның хэштеглары (проектка финанс/материаль ярдәм күрсәтүче юридик яисә физик затлар — #ТатарстанКитапНәшрияты, #Таттелеком), әсәр исеме һәм әсәр авторы хэштеглары белән урнаштырып барыгыз (катнашучының профиле ачык булырга тиеш!). 7. Әдәби марафонның Telegram'дагы рәсми каналы яңалыкларына язылыгыз һәм марафон барышында язучылар белән үткәрелгән туры эфирларда да катнашыгыз: https://t.me/adabimarathon
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный дом культуры» Рыбно-Слободского муниципального района РТ и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.