«Нурихан Фәттах — олуг тарихчы, галим»
Нурихан Фәттах — татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы. Тумышы белән Н. Фәттах Башкортстан АССРның Яңавыл районы Күчтавыл дип аталган кечкенә татар авылыннан. Әдип бала чагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Алтмышынчы еллардан башлап Н. Фәттах төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. «Нурихан Фәттах — олуг тарихчы, галим» дип исемләнгән күргәзмәдә авторның «Ител суы ака торур», «Сызгыра торган уклар», «Кол Гали», «Ерак гасырлар авазы» исемле тарихи әсәрләре куелган. Шулай ук әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган газета һәм журналлар белән танышырга мөмкин.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.