Әдәби кичә «Бүген бездә кунакта Җәүдәт Дәрзаман»
Китапханәдә танылган балалар язучысы, шагыйрь, прозаик Җәүдәт Дәрзаманның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Бүген бездә кунакта Җәүдәт Дәрзаман” дип исемләнгән әдәби кичә узачак. Чарада шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына тирәнрәк тукталып кителәчәк. Балалар һәм китапханәче тарафыннан “Туп”, “Камыраяк”, “Әни сүзе”, “Бар да җитез”, “Авыр бишлеләр”, “Куанабыз, шатланабыз”, “Усал математика”исемле шигырьләре укылачак, сорауларга һәм табышмакларга җаваплар биреләчәк. Соңыннан укучылар күргәзмәгә куелган Җәүдәт абыйның китаплары белән якыннан танышачаклар.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.