«Парлы гомер-ямьле гомер»
Кеше гомерен юкка гына табигать фасыллары белән чагыштырмыйлардыр. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре бар. Әмма һәр фасылның матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең дә һәр чоры үзе матурлыкка ия. Гомер мизгелләре кеше хәтеренең тирән бер почмагында серле сандык кебек урын ала да, ак карлар булып чәчләргә куна, язмыш сукмаклары булып йөзләргә уела. Картлык — шатлык түгел, дисәләр дә, бай тормыш тәҗрибәсе туплап, акыл утырткан, йөзендәге һәр җыерчыгы саен мөлаемлылык, якты нур бөркелеп торган ак яулыклы апаларны, ак түбәтәй кигән абыйларны күрәсең дә: «Их, шулай матур картаерга насыйп булса иде!» — дип уйлап куясың. Ничек яшәсәң дә, нинди эшләр кылсаң да, бер генә адәмне дә читләп үтми бу гомер дигәннәрең.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Староаймановский СДК» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.