Татарстан Республикасы көне. «Чәчкә ат, минем Татарстаным!»
Кеше һәм туган ил. Бу — ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул — син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре, һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре — халкы. Туган илем — Татарстаным! Татарстан өстеннән самолет белән бер генә мәртәбә очып үтсәгез дә, аның гүзәллеге, матурлыгы сезне таң калдырыр. Иртәнге күгелҗем җирдә асфальт юллар, бормаланып аккан елгалар, хәтфә келәм төсле иген басулары, утрау-утрау булып урнашкан урманнар күренеп кала. Ә авыллар һәм шәһәр йортлары шушы иксез-чиксез чуар палас өстенә бик оста итеп чигеп куелган өлгеләр төсле тоела. Кошлар очып менмәс биеклектән Татарстан иле тагын да иркенрәк булып күренә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.