«Туган җирнең шагыйре, ул табигать баласы». Шагыйрь, прозаик Марс Шабаевка 90 ел
Шагыйрь, прозаик һәм әдәби тәрҗемәче Марс Садри улы Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында укытучы гаиләсендә туа. Сугыш башланып, әтисе фронтка киткәч, сигез яшьлек Марс әнисенең күрше Усай авылында яшәүче бертуган апасы тәрбиясенә күчә һәм 1941-1945 елларда шул авылдагы башлангыч мәктәптә укый. Бишенче-алтынчы сыйныфларны Хуҗамәт җидееллык мәктәбендә, аннары, гаиләләре белән Минзәлә шәһәренә күчеп киткәч, бер ел шундагы мәктәптә җиденчене тәмамлап, 1949-1953 елларда Минзәлә педагогия училищесында урта һөнәри белем ала.
Марс Шабаев проза, тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли. Ул — туган як табигатенең шигъри гүзәллегенә дан җырлаган «Салда сәяхәт» исемле повесть (1967) һәм байтак кына лирик хикәяләр авторы. Ә аның күпсанлы әдәби тәрҗемәләреннән Американың бөек гуманист шагыйре Уолт Уитменның «Үлән яфраклары» исемле күләмле шигъри китабы (1975) татар тәрҗемә әдәбиятында күренекле бер вакыйга буларак кабул ителә.
Соңгы елларда Марс Шабаев, шигърияттән берникадәр китеп, төп игътибарын тәрҗемәгә юнәлтә. «Җикән камыш», «Онытма» һәм русча тәрҗемәдә чыккан «Ищу тебя» исемле җыентыкларындагы шигырь һәм поэмалары өчен Марс Шабаевка 1976 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.