«Сез иң гүзәл кеше икәнсез»
Укытучы — остаз, өйрәтүче,
Туры юлга әйдәп баручы,
Әнкәйләрдәй сабый күңелендә
Иң изге җан булып калучы.
Әйе, еллар үтсә дә, укытучыларыбыз безнең күңелләрдә әнкәйләр шикелле кадерле, акыллы, иң якын кешеләр булып калалар. Сабыйларны газиз ана телендә хәрефләрне танып белергә, санарга, дөньяның матурлыгын күрергә, акны карадан, яхшыны яманнан, дусны дошманнан аерырга өйрәтүчеләребез дә алар булдылар бит.
Русия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеге турында сөйли. Президент биргән күп йөкләмәләр укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, аларга социаль ярдәм күрсәтүгә, һөнәри үсешкә карашны үзгәртүгә юнәлтелә. Купка авыл китапханәсендә дә "Сез иң гүзәл кеше икәнсез дип исемләнгән стенд булдырылды. Авылыбызның мөгаллимнәре белән укучыларны танышырга чакырабыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Кукморского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.