«Батырлар даны мәңгелек»
9 Май — безнең иң зур бәйрәмебез. Аны күз яше белән көтеп алган бәйрәм, дип тә йөртәләр, чөнки сугышта үзенең улын, әтисен, туганын югалтмаган гаилә калмагандыр. Менә шуңа күрә дә кан һәм күз яшьләре түгеп яуланган ул Бөек Җиңү!
Әйе, Бөек Ватан сугышы гарасаты тынып калуга җитмеш сигез ел вакыт үтеп китте. Әмма, ул көннәрнең канлы сугыш вакыйгалары бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Сугыш миллионнарча кешеләр гомерен алып китте, шуларның йөзләрчә меңе безнең якташларыбыз — авылдашларыбыз…
Шәйморза авылыннан 240 артык авылдашыбыз Бөек Ватан сугышына китә. 121гә якын авылдашыбыз яу кырыннан өйләренә исән-сау әйләнеп кайтмаган.
78ел узгач та, халык бу тыныч тормышның нинди зур югалтулар белән яулануын онытмый. Һәм бу дәһшәтле көннәрне онытырга беркемнең дә хакы юк!
Шушы уңайдан Шәйморза авылы китапханәсендә «Батырлар даны мәңгелек» дигән темага китап күргәзмәсе, китапларга күзәтү оештырыла.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.