Онытырга момкин тугел… Митинг к 78ой годовщине ВОВ.

Событие завершилось

Онытырга момкин тугел.

Жэйге матур тан. 

Кинэт кошлар тавышы тына. Музыка туктый. Еракта туп шартлаган, мылтык аткан тавышлар ишетелә. Фонограммада сугыш башлануын хәбәр итүче Левитан тавышы. "Священная война"жыры яңгырый. (А.Александров муз., В.Лебедев-Кумач суз.). Егет белэн Кыз пәйдә була. Егет солдат киемендә.

Алып баручы.

Соңгы тапкыр кичә көлде донья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Тан атмады бүген, тан атмады, -
Алды жирне сугыш ялкыны.

"Солдатлар" жырынын ике куплеты янгырый. (Р.Эхмэтжанов суз., Ф.Эхмэдиев муз.)

Алып баручы.

Ирлэр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген өлгереп:
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барсы өзелеп.

Фонограммада сугыш тавышлары ишетелэ.

1.Алып баручы. Менэ шулай башланып китте тарихта тине булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таны иде. 1418 конгэ сузылачак дэhшэтле сугышнын никадэр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан эйлэнеп кайтмаячагын да эле беркем дэ белми иде.

АЛЫП БАРУЧЫ.
Авылыбызнын, ин-ин уртасында,
Ин матур hэм куркэм урында,
Яу кырында ятып калганнарга

Һәйкәл тора калку урында

2 Алып баручы.
Батырлар болар, исемнэре язылган
Белеп булмый — кайда туганнар?
Тик шунысы ачык, биеклекне
Яулаганда hәлак булганнар.
Берсе ята гуя ял иткэндэй
Печэн чапкан чакта болында.
Икенчесе ята бер уч туфрак
Кысып тоткан килеш кулында.

1.Алып баручы

Оченчесе алга карап баскан,
Кочаклаган килеш каенны.
Ул эйтэ кук: фронт алга киту
Баса минем барлык кайгымны.

Бу сугышта корбан булучылар
Безгэ авылдашлар иделэр…
Сонгы салют биреп зурладык та,
Батыр булып гургэ инделэр.

2 Алып баручы.

Истэлеккэ куйган hэйкэллэрдэ
Булмасын дип бер дэ хаталык,
Без аларны уртак исем белэн -
Жинучелэр диеп атадык.

Купме сагышлы караш, купме куз яшьлэре курде бу
hэйкэл!

1Алып баручы.

Купме ятим аналар hэйкэл янына килеп бу таш сынны
"балам" диеп сыйпадылар.

Купме тол хатыннар hэйкэл янына килеп назлы сузлэрен пышылдадылар.

2 Алып баручы.
Сугышка безнен авылдан… кеше киткэн.

Шул… кешенен бары… генэ эйлэнеп кайткан. Купме
авылдашыбыз чит-ят жирлэрдэ ятып калды. Алар еракта, доньянын.
торле иллэре туфрагында мэнгелек йокыга талдылар.

Жыр куела"Кичер кайта алмавымны" (Л.Батыркаева муз., Р.Фэйзуллин суз.). куела

1.Алып баручы.

Кузлэренне тутырып, эби, жаным,
Кемне эзлисен, син, карыйсьн?
Хэтерлэтэ синен карашларын
Канлы сугышларнын тарихын!

Энэ шулай газиз улларын, сойгэн ярларын, гомер иткэн ирлэрен котэ-котэ алар инде картайдылар.

2 Алып баручы. Котэ-котэ узлэре дэ гур иясе булдылар.

Лэкин ул коннэрне оныту момкин тугел. Халык хэтере улмэде.

БЕРГЭ. Халык хэтере — мэнгелек!

1.АЛЫП БАРУЧЫ. 1941 нче елнын 22 нче июне беркайчан да кире кайтмаячак.

Бергэ:

Кире кайтмасын!
Кабатланмасын!

"Жыр "Сугыш кайтавазы"

АЛЫП БАРУЧЫ.
Алыгыз, Сез, буген булэк итеп
Котлауларнын ин зур бэйлэмен
Каршылагыз тагын бик куп тапкыр
Якты Жину бэйрэмен. (Укучылар тыл ветераннарына чэчэклэр булэк итэ.)

Жыр:

 Алып баручы: Ал нурларга торенеп кояш байый,
Уткэн юллар килэ кунелгэ,
Жинулэрне яулап алган коннэр

Онытылмаслар гомер-гомергэ!

АЛЫП БАРУЧЫ. Ватаныбыз азатлыгы, безнен, бугенге тыныч конебез очен яу кырында ятып калган авылдашларыбызны тынлык белэн искэ алыйк.

Тынлык.

2. Алып баручы:
Жину коне!
Халык бэйрэм итэ.
Яз торенгэн янар комачка,
Жир чэчэклэр тезеп кукрэгенэ
Йоз балкытып карый Кояш та.

1Алып баручы: Хормэтле тыл ветераннары! Буген сезнен, hэркайсыгыз алдында баш иябез, мен-мен, рэхмэт Сезгэ!

Жину килде жирне нурга кумеп,
Шатлык белэн кузне чылатып.
Килде ул кон горур кукрэклэрдэ
Орден-медальлэрне чынлатып.

Фронтны икмэк, кием-салым белэн тээмин итеп
торган хормэтле апалар, аналар!
Без сезгэ сокланабыз. Жинугэ керткэн олешегез эйтеп бетергесез зур. Рэхмэт Сезгэ!

2Алып баручы:
Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкэгэ тиде авырлык.
Заман авырлыгын кутэрергэ,
Зур кайгылар баштан уткэрергэ
Зур кайгылар баштан уткэрергэ
Кайдан тылсымлы коч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнен сабырлыкка, батырлыкка
Мэнге-мэнге хэйран калырлык.

1.АЛЫП БАРУЧЫ.

Уткэнен утлы елларнын
Искэртеп ата таннар;
Уткэнне искэ алырга
Жыела ветераннар.

Кунеллэрдэ яз аенын,
Бар шатлыгы, бар яме.
Кук йозендэ — кугэрченнэр,
Илдэ — Жину бэйрэме
.2.Алып баручы:

Жырларнын жырлыйк матурын -
Жинугэ илткэннэрен.
Вэгъдэ биреп коткэннэрен
Куз яшен сорткэннэрен.
Бугенге бэхет мэнгегэ
Кояштай балкып торсын,
Ил тынычлыгын саклаучы .
Солдатлар исэн булсын.

1:Алып баручы:
Батырлыгын совет солдатынын
Рэхмэт белэн искэ алабыз.
Жинулэрдэн анын, хормэтенэ
Мэнге яшэр hэйкэл салабыз. Тагын бер тапкыр Жину коне белэн сезне, дуслар, туганнар! Хэзер бэйрэм хормэтенэ хэзерлэнгэн концерт карарга чакырабыз.


Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна