«Елмаеп яшик, дуслар»
Мәзәкләр, гадәттә, мәҗлесләрдә, күмәк ял вакытларында җыелган кешеләрне бер көлдереп алу, аларның күңелен ачу максатында сөйләнәләр. "Мәзәк — күңел ачкычы” дигән гыйбарә дә жанрның әнә шундый вазифасына ишарә итә. Әйе, көлү кешегә көч-куәт, дәрт өсти, оптимист булырга этәрә. Әгәр бу көнне сездән көләләр, сезне алдыйлар икән, бик әйбәт! Үпкәләштән булмасын. Күңеләрне шатлык хисләре белән тулыландырган көн елга бер генә килә ул. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый елмаегыз-көлегез һәм аның сәламәтлек өчен файдасы күп булуы хакында да онытмагыз. Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар. Шулай булгач бездә көлке көненә багышланган, мәзәкләр сөйләү көнен үткәрербез.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Централизованная клубная система Менделеевского муниципального района Республики Татарстан» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.