«САФ РАМАЗАН» марафоны
Кадерле әти-әниләребез һәм нәниләребез! Тиздән Изге Рамазан ае башлана, шул уңайдан сезнең белән изге эштә берләшергә һәм мөселманнар өчен мәртәбәле булган айны күп-күп саваплы эшләр башкарып, бәйрәм рухында уздырырга телибез. 23 нче мартта “САФ РАМАЗАН” марафонын башлап җибәрәчәкбез. “САФ РАМАЗАН” марафоны 23 нче марттан 20 нче апрельгә кадәр, ягъни Рамазан ае дәвамында, “САФ” татарча балалар интернет-радиосы”ның “Вконтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә (vk.com/safradio) үткәреләчәк. Проект әти-әниләр һәм балаларның марафонда бергәләшеп катнашуын күздә тота. Рамазан аен, көн саен изге гамәлләр кылып, файдалы итеп үткәрү; балаларга динебезнең асыл кыйммәтләрен сеңдерергә тырышу “САФ РАМАЗАН” проектының төп максаты булып тора. “САФ РАМАЗАН” марафоны әти-әниләр һәм балаларның бергәләшеп катнашуын күздә тота. Проектыбыз 29 көн дәвам итәчәк. Без сезне көн саен 29 изге гамәл эшләргә чакырачакбыз, сез аларны эшләп, үз битегездә постлар (текст, фото, видео) язып барырсыз. Марафон өчен постлар язганда, татар шрифтын кулланыгыз, һәр постка #сафрамазан хештегын өстәргә онытмагыз. Марафон биремнәрен бер көн дә калдырмый эшләп барган катнашучыларыбызга шәп бүләкләр әзерләдек. Димәк, бездә җиңелүчеләр булмаячак, шәп дусларыбыз ярдәме белән һәр катнашучыны сөендерәчәкбез. Марафон җиңүчеләрен түбәндәге оешмалар һәм проект авторлары бүләкләячәк: ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Сабыйлар” үзәге, “Коръән-ручка”, рәссам Руслан Ибраһимов, дизайнер Алия Сабитова, “Гүзәлем” кибетләр челтәре, “Юлбасма”, “Хатлар йорты”, “Казан сөлгесе”, “Саба мендәрләре”, Г.Камал театры, “Әкият” курчак театры, К.Тинчурин театры, Ш. Камал музее, “Ялкын” журналы, ТР Милли музее, Кариев театры, Тукай музее, “Хәзинә” милли сәнгать галереясы, “Чәйчәк”, “Сәлам, Казан” татар киемнәре, Альбина Фазлыева мөселман кибете, Гөлнур Фәхруллинаның “Бөҗәкләр алдаша беләме?” китабы, Айгөл Әхмәдиева авторлыгындагы шәмаилләр, “Qul eşe” иҗатханәсе, Гөлназ Сәлахова авторлыгындагы шәмаилләр (алар хакында соңрак “Вконтакте”дагы сәхифәбездә хәбәр итәчәкбез). Марафон өчен язылган постларга бәяне жюри комиссиясе бирәчәк. Нәтиҗә 21 нче апрель көнне — Ураза гаетендә ясалачак. Катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк булачак: Безнең https://vk.com/safradio төркемебезгә язылыгыз Әлеге постка комментарийларда ИСЕМ ФАМИЛИЯ, кайсы төбәктән булуыгызны языгыз Бу постка РЕПОСТ ясагыз (аккаунтыгыз ачык булырга тиеш) Димәк, башладык!
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный дом культуры» Рыбно-Слободского муниципального района РТ и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.