«Балалар китабы — сихри бер дөнья»
Икенче апрель — Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул, балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп балалар китабы авторы, әкиятче Г.Х. Андерсен исеме белән бәйле. Бу бәйрәмне 1967 нче елдан алып, Г.Х. Андерсен туган көнендә бөтен дөнья бәйрәм итә. Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Балалар күңелендә китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, балаларга китапның әһәмияте турында сөйләү, балаларның үз фикерләрен тыңлау, әкият китабы, шигырь китабы төшенчәләрен өйрәнү максатыннан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә 2 апрель көнне "Балалар китабы — сихри бер дөнья"дип исемләнгән күргәзмә оештырылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.