«Кошлар — безнең дуслар» кошлар көне уңаеннан әңгәмә
Кошлар — безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар — табигать күрке. Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ләкин без аларны каршы алырга әзерме соң? Без алар өчен оялар ясадыкмы әле? Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар; иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар.
Кошларны күзәтү нинди күңелле! Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да, кошларга нинди зур сөенеч булыр иде."Өй салу кош оясы ясаудан башлана ", ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный дом культуры» Кукморского муниципального района и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.