«Бәет яздым утырып»–фольклорный час
Нәрсә соң ул бәет? Татар халык авыз иҗатында бәетләр аерым урын алып тора. Тарихи вакыйгаларны, тормыш—көнкүреш вакыйгаларын җыр, шигырь формасында сөйләп биргән халык авыз иҗаты әсәре бәет дип атала. Бәетләр тарихи һәм тормыш-көнкүреш төрләренә бүленәләр. Бәетләр еш кына язма шигърият традицияләренә таяналар һәм халык арасында да башлыча язма рәвештә, кулъязма китаплар ярдәмендә таралалар. Ягъни бәетләр — язма шигърият белән халык иҗаты очрашкан ноктада торучы иҗат төре. Бәетләрдә вакытсыз вафат булучыларны кызгану, аларның ятим калган балаларына, тол хатыннарына ярдәм итәргә омтылу хисләре өстенлек итә. Кеше гомеренең вакытсыз өзелүе язмыш белән бәйләнә. Бәетләрдә халык хакыйкате, авыл тормышының чынбарлыгы тасвирлана. Урта Мишә авыл китапханәсендә “Бәет яздым утырып” исемле фольклор сәгать үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.