Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф–гадәтләр елы.
2023 елны Милли мәдәниятләр
һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
Татарстан еллар дәвамында башкарылган эшләрне
җимерергә мөмкинлек бирмәячәк. Шуңа бәйле рәвештә, рухи байлыкларны саклау һәм
ныгыту, күптәнге милли традицияләрне торгызу әһәмиятен исәпкә алып, Рөстәм
Миңнеханов 2023 нче елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы
дип игълан итте. Татарстан Президенты еллык Юлламасында, «Бүгенге көндә
этноконфессиональ өлкәдә инде күп еллар дәвамында безнең тарафтан башкарыла
торган эш җитди сынауга дучар булды. Тышкы көчләр безнең халыкларның
бердәмлеген, ныклыгын сыный — алар милли хисне үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга
омтыла. Татарстан да җентекле игътибар үзәгендә Республикада зур гаилә булып яшәүче төрле милләт
вәкилләре арасында үзара ихтирамлы мөнәсәбәт, халыкларның телләрен,
мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү – иң зур казаныш!», дип ассызыклады. Шул
уңайдан Кайбыч авылы китапханәсендә күргәзмәләр
оештырыла.Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу төп
бурыч булып тора. Максатыбыз: халыкның гореф-гадәтләрен, киемнәрен, элеккеге эш
коралларын барлау һәм киләчәк буынга җиткерү.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.