«20 ноябрь — Бөтендөнья балалар көне»
1954 елда Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы бөтен илләргә Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү турында тәкъдим белән чыга. Бу көн барлык илләрнең берләшүе һәм балаларның үзара аңлашу мөмкинлегеннән чыгып, бөтен дөньяда балаларның уңай шартларда тәрбияләнүен күздә тота.1959 елның 20 декабрендә әлеге ассамблея бала хокуклары турында декларация, ә 1989 елда шул ук хокулар турындагы Конвенцияне кабул итә.
Дөньяда ел саен үзләренең бишенче туган көннәрен дә үткәрә алмыйча 11 миллион бала үлә, дистәләгән миллион бала үсү һәм яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм булып, физик яки акыл ягыннан гарип кала. Әлеге үлемнәрнең беренчеләре вакытында чарасы күрелгән очракта, булдырмый калу мөмкинлеге булган авырулардан булса, икенчесе, хәерчелек, көчләү, наданлык нәтиҗәсе булып тора. Әлеге сәбәпләр барысы бергә гаиләләргә, дәүләткә, бөтен дөньяга авыр югалтулар китерә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.