«Әниләр турында…»
Соңгы елларда Россиядә, традиция буенча, Әнилэр көне зурлап үткәрелә башлады. Бу көнне күп кенә чаралар (төрле концертлар, күп балалы әниләр белән очрашу һ.б.) уздырыла. Әниләр көне кайчан билгеләп үтелә башлый соң? Әниләр көне — Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык әниләрне тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде. Әниләр көне кайчан бәйрәм көн итеп билгеләнгән соң? 1998 елның 30 гыйнварында Россия президенты Борис Ельцин “Әниләр көне хакындагы” указга кул куя. Әлеге көнне канунлаштыруны сорап Россиянең, хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт думасы Комитеты чыгыш ясый, төгәлрәге депутат, ЦК КПРФ әгъзасы Алевтина Апарина бу эштә активлык күрсәтә. Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, кешеләр тормышында әни кеше нинди зур әһәмияткә ия икәнен искә төшерү, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора. 25 ноябрь көнне Митрәй авыл китапханәсе, шушы бәйрәм уңаеннан, әниләргә багышланган шигырь уку бәйгесе оештыра. Рәхим итегез!
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.