Алмаз Хәмзинга 75 яшь «Мин алкышлар шавы белән яшим»
Ул 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районының Ташлык авылында туган. Алмазның җыр дөньясына кереп китүе — аның укытучысына бәйле. Зыятдин Билалович физика укытучысы булуына карамастан, бик оста музыкант-баянчы, шәп спортчы икәнен әйтеп торасы да юк, укучысына Салих Сәйдәшевның барлык җырларын да өйрәтеп бетергән кеше. Алмаз Хәмзин укып-ташлап өч институтны бетерә: Авыл хуҗалыгы институты, төзүчеләр институты, педагогика институты. Соңгысында музыка факультетын тәмамлау аңа берничә һөнәр үзләштерергә мөмкинчелек бирә: композитор, режиссер, редактор. Язган әйберләре байтак: бер китаплык юморескалар, йөздән артык пьесалар, җырлар. Үзе язган күп җырларны ул, гадәттә, ничек башкарырга кирәклеген өйрәтеп бирә. Оста гына җырчылар тыңлап карыйлар да, аның кебек җырлый алмаганын аңлыйлар, шуңа күрә ул кайбер җырларны үзе башкара. Очрашуда Алмаз Хәмзинның тормыш юлы турында сөйләшәчәкбез, әсәрләрен укыячакбыз.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.