«Тынычланма, гамәл белән…» туры эфирда язучы Р.Рахман иҗаты белән танышу
Рифә Рахман (Рифә Фәтхрахман кызы Харрасова
(Сабирҗанова) 1962 елның 18 сентябрендә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир
авылында мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә.Язучының чәчмә мирасы да бай. Аның прозасы тормышны
табигый тасвирлау, көтелмәгән сюжетлар, үзенчәлекле чишелешкә ия конфликтлар
һәм шәхесара мөнәсәбәтләр тарихы белән истә кала. Тәүге җыентыгы булган «Айлы
күлдәвекләр» (2006) үз чоры укучысының яраткан китабына әверелә.
Язучы драматургия өлкәсендә дә эзләнә. Хәзергә кадәр иҗат ителгән пьесалары
арасыннан «Сайласаң, санламасаң да…» драмасын заманның актуаль проблемаларын
яктырткан һәм эчке конфликт алгы планга чыгарылган үзенчәлекле әсәр буларак
билгеләргә мөмкин.
Р.Рахман әдәби эшчәнлеген фәнни-методик хезмәтләр язу белән янәшә алып бара. Ул
2002 елда «Гаяз Исхакыйның башлангыч чор прозасы әдәби бәйләнешләр җирлегендә
(1895-1905)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.