Китап күргәзмәсе: «Сез, кешеләр гел учаклар кебек, төрле уйлар сездә дөрлиләр».Шагыйрь һәм драматург Рөстәм тМингалимның тууына 85 ел.
Рөстәм Мингалим (Рөстәм Гали улы Миңлегалимов) 1937 елның 15 августында Куйбышев өлкәсенең Камышлы районы, Йолдыз авылында колхозчы гаиләсендә туган. Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында укып, җидееллык мәктәпне, аннары Бөгелмә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң төрле эшләрдә эшләгән. 1962 — 1967 елларда, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, үзен тулысынча иҗатка багышлый.
Шагыйрь үзенең әсәрләрендә ил, халыкны борчыган зур мәсьәләләр турында яза, шәхси кичерешләрен чор проблемалары белән бәйләп, аларны шул югарылыгыннан торып бәяләргә омтыла. Аның шигъри буяулары да үзенчәлекле — шигырьләре һәм поэмалары тормышчан,иркен-ирекле формалары, үзенчәлекле ритмик яңгырашлары белән җәлеп итә.Шигырьләрен, поэмаларын укып фикер алышырбыз.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.