Вечер песни и танцев «Капка тобендэ»
Авыл халкы гомер-гомергә көтү кайтып, кичке эшләр тәмам булгач, капка төбенә кич утырырга чыга. Олы Солтан авылында бүгенге көндә дә шулай. Ә менә шундый кич утыруга гармун — баян моңы да килеп кушылса, зур концерт буласы көн кебек ачык. Бер төркем егетләр-кызлар гармуннар уйнап, капка төпләрендә утырган яшен-картын биетеп һәм җырлатып үтте. — Мондый чара үзебез өчен дә кызыклы булды, — ди клуб директоры Люция Солтанова. — Авыл җирендә эшнең бетеп торганы юк, шулай итеп без халыкка үзенә күрә бер ял сәгате оештырдык. Кичке якта гармунчы Мэулет абый ярдәме белән, гармуннар тартып урам әйләндек. Күпләр гармун тавышына чыгып кушылды. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр күңеленә хуш килде. Авылдашыбыз Хатимә апа үзенең яшьлек җырларын исенә төшерде. Инде онытылып барган халкыбызның моңлы җырлары күңелләрдә яңарды. Мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәклеген аңладык. Җәйге каникул булгач, мәктәп яшендәге балалар да катнашты. Аларга да шундый кич утырулар барлыгын күрсәттек.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный дом культуры» Рыбно-Слободского муниципального района РТ и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.