Бию кичәсе «Күңелле ял итәбез»
Татар халык биюләренә гадилек, нәфислек, тыйнаклык һәм образлы булу хас. Бу биюләр һәрвакыт халык тарихы, аның традицияләре белән бәйле булды. Бию хәрәкәтләренең, музыка, костюмнарның төрлелеге гади халыкның матурлыкны ни дәрәҗәдә нечкә тоя белүен чагылдыра. Кечкенәдән үк бию белән шөгыльләнү негатив күренешләрне кисәтергә, аларның уйларын, тирә-юньгә мөнәсәбәтен үзгәртергә сәләтле. Сәбәбе гади: системалы рәвештә бию белән шөгыльләнгән бала матурлыкны күререгә өйрәнә, матур мохит матур уйлар да тудыра. Бию- музыка тактына гади генә хәрәкәтләр ясау түгел, ул зуррак төшенчә. Бию- үз өстеңдә эшләргә, теләсә нинди эштә уңышка ирешергә өйрәтә. Бию кешенең эчке дөньясын баета, аның һәрьяклап үсешенә ирешүгә ярдәм итә.
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.