Сабантуена бирнә җыю йоласы
6 июнь көнне Иске Мәңгәр авылында бизәлгән атлар белән бирнә җыю йоласы үткәреләчәк!
Гармун тарткан, җыр сузган егет-кызлар авылның бер очыннан икенче очына төшеп, бүләкләр җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала.
Алар изге теләкләр теләп, әзерләгән әйберләрен сандык төбеннән чыгарып, бүләк җыючыларны каршылыйлар! Сабантуйда алар биргән яулык, сөлге, ситсылар уеннарда, ярышларда, көрәштә җиңүчеләр кулында булачак. Ә бу–әби-бабаларыбыз күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен дәвам итүгә, хөрмәтләүгә, аны оныкларыбызга җиткерүдә бар кешенең дә өлеше керә дигән сүз. Сабантуйлар котлы булсын! Күңелләргә яшәү дәрте, йортыбызга иминлек, дөньяга тынычлык иңдерсен. Колгага эленгән сөлге-яулыклар әләм сыман җилферди, күңелләрне җилкендерә, бәйрәмгә чакыра.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Атнинский районный дом культуры» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.