Кави Нәҗми иҗатында революция темасы. Китап күргәзмәсе.
1901 елның 15 декабре, Сембер губернасы, Курмыш өязе Кызыл Атау авылы — 1957 елның 24 марты, Казан.
1919 елда К.Нәҗми Сембердә педагогик курслар, 1922 елда Мәскәүдә Югары хәрби педагогика институтын тәмамлый.
Гражданнар сугышында катнаша.
1927 елдан 6 нчы Берләштерелгән татар-башкорт (хәрби) командирлар мәктәбе укытучысы һәм комиссары, бер үк вакытта, 1928–1933 елларда, «Кызылармеец» газетасы җаваплы мөхәррире, 1933–1934 елларда «Совет әдәбияты» журналы мөхәррире.
ТАППны оештыручы һәм җитәкчеләреннән берсе.
1932 елда ТАССР Язучылары берлеген оештыру комитетында. Соңыннан берлек эшендә актив катнаша.
1934 елда Беренче Бөтенсоюз язучылар съездында чыгыш ясый, Берлек идарәсенә сайлана.
1934–1937 елларда ТАССР Язучылар берлеген җитәкли.
1937 елларда хәрби контрреволюцион фетнә әзерләүдә гаепләнә, репрессияләнә; 1939 елның декабрендә азат ителә, аклана.
К.Нәҗми Ф.Кәримне аклауга күп көч куя.
1942–1945 елларда ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Радиофикация һәм радиотапшырулар буенча Татарстан рескомының агитация һәм пропаганда бүлеген җитәкли, 1947–1949 елларда «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә.
1954 елда Икенче Бөтенсоюз язучылар съездында татар әдәбияты турында доклад ясый.
1947–1957 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.
Кави Нәҗми — милләтебезнең Бөтенрәсәй күләмендә танылган язучыларыбызның берсе һәм сизгер күңелле шагыйрь дә. Революция җырчысы Кави Нәҗми үзенең беренче иҗади адымнарыннан ук эшче-крестьяннар власте ягында. Ул социалистик идеяларга чын күңелдән ышанган кеше буларак, үзен әлбәттә, халык бәхете өчен көрәшүчеләр ягына куя. Ул халыкның тарихи язмышын киң колач белән күрә һәм күрсәтә ала. Язучының бөтен иҗатында татар халкының азатлык һәм социализм өчен көрәш тарихы төп тема булып тора. Кави Нәҗми — гомере буе революция казанышларын үстерүгә хезмәт иткән шәхес. «Утта яну — тын яшәүдән изгерәк!»— ди Кави Нәҗми һәм шушы сүзләр белән ул үзенең төп иҗат девизын билгели. Норлат авылы китапханэсендэ китап кургэзмэсе оештырылачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.