«Шагыйрь күңелле җитәкче»
Чишмәләр иле син, Туган як!
Зәмзәм су чишмәләр-саны юк.
Җырлыйлар, ургыйлар чишмәләр,
Җиремнең сусаган чагы юк.
Су ала яшь кызлар — чык кипми-
Чиләкләр кайталар җыр белән.
И хозур! Чишмәләр чылтырый,
Ярлары — ямь-яшел үр-келәм.
Ял итеп кит бездә, мосафир,
Отып кит чишмәләр көен син.
Туганнар, ишетеп шат моңны
Сөенсен, дошманнар — көенсен!
Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап… (Әнәс Исхаков)
Әнәс Гатуф улы җитәкчелек иткән елларны Азнакайның чәчәк аткан чоры дип атадылар.
Ул шагыйрь күңелле җитәкче иде. Аның шул җитәкчелегендә дә шагыйрь икәнлеге күренә. Ә шагыйрьнең күңел дәрьясы һәрчак ярылып ята. Җитәкче кешегә бу иң кирәкле сыйфат. Табигатьне ,бигрәк тә, Чатыр тауны яраткан, шигырь күңелле җитәкче, шагыйрь Әнәс Гатуф улы Исхаков иҗатына багышланган әдәби сәгатькә рәхим итегез.
2.08.2021, сәг. 12.00 Митрәй авыл китапханәсе.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.