День поэзии «Души прекрасные порывы»
Событие завершилось
12+
Галим Мөхәмитшин (Галимҗан Мөхәммәтша улы Мөхәмитшин) 1911 елның 7 февралендә хәзерге Татарстан АССРның Биектау районы Олы Солабаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында алып, күршедәге Шуман авылында бер ел русча укыганнан соң, Казанга килә һәм, башта җидееллык мәктәпне, аннары институтка хәзерлек курсларың тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына Укырга керә. Ләкин бераздан, авыру сәбәпле укуын ташларга мәҗбүр булып, 1931–1937 елларда «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы рефакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында җаваплы секретарь булып эшли. Г. Мөхәмитшин — утызынчы еллар татар балалар һәм яшьләр поэзиясендә актив эшләгән шагыйрьләрнең берсе. Чагыштырмача кыска гына иҗат гомере эчендә (1930–1936) ул балалар өчен ике («Үсеш балалары», «Пионерия») һәм яшьләр тормышына багышланган өч шигырь китабы («Яшьлек», «1934», «1935») бастырып чыгара. Аның шигырь һәм поэмаларында («Язгы чәчәкләр», «Масаюсыз кыз», «Очучыга», «Безнең яшьлек», «Яңадаң корылу», «Мәхәббәт хикәясе» һ. б.) совет патриотизмы, социалистик төзелеш, хезмәт һәм хезмәт эчендә яңа кеше тәрбияләнү кебек шул чорның актуаль темалары үзәк урынны алып тора.
Сведения предоставлены организацией МАУК «Кармаскалинская ЦБС» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
Смотрите также