30 нчы июльдә балалар китапханәсе — 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукайның әкият илендә» дип исемләнгән чара узачак.
Китапханәче укучыларны Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачак, китап күргәзмәсенә күзәтү ясаячак. Балалар «Кәҗә белән Сарык» әкияте буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирәчәкләр.
Китапханәче балаларга «Кәҗә белән Сарык әкияте — Сказка про Козу и Барана» әкиятеннән өзекне татар телендә укыячак. Укучылар шул әкияттән өзекне рольләргә кереп укыячаклар. Әкият балаларны тапкырлыкка, югалып калмаска, кыю булырга өйрәтә, әсәр беренче тапкыр «Балалар күңеле»ндә 1909 нчы елда басылган.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Елабужского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.