Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең актив һәм иҗади коллективы "Тукайны бергәләп укыйбыз" дигән матур традициясен дәвам итә. Бу юлы алар үз укучыларына Габдулла Тукайның күңел чеметемле "Җәйге таң хатирәсе" шигырен яңа, заманча формада — видеоязма аша тәкъдим итәләр. Чараның максаты — бөек шагыйрь иҗатын яшь буынга җиткерү, аның шигъриятенең гүзәллеген һәм тирәнлеген видеоформатта ачу.
Бу юнәлештә китапханә хезмәткәрләре зур тырышлык куйган. Алар шигырьне кат-кат укып, аның һәр сүзен, һәр юлbн тирәнтен аңлаганнан соң, аны тормышка ашыру өчен сценарий төзегәннәр. Видеоязмада табигатьнең матур күренешләре, таң алдыннан ачыла торган сихри мизгелләр, шагыйрьнең балачак хисләре һәм хатирәләре чагылыш тапкан. Катнашучыларның эчкерсез башкаруы, шигырьгә туры килгән музыкаль бизәлеш һәм визуаль элементлар бергәләшеп, тамашачы күңелендә тирән хисләр уятты.
"Җәйге таң хатирәсе" — ул бары тик шигырь генә түгел, ә табигатькә, туган якларга һәм балчакка мәхәббәт символы. Китапларны укудан тыш, менә шундый заманча алымнар ярдәмендә без Тукайның рухи дөньясын тагын да ныграк ача алабыз. Киләчәктә дә китапханә хезмәткәрләренең мондый иҗади проектларының дәвамлы булуына ышанабыз, чөнки алар Тукай мирасын саклауда һәм таратуда зур роль уйныйлар. Бу акция — һәрберебезне Тукай белән яңадан берләштерү мөмкинлеге.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.