Top.Mail.Ru

«Халкыма әйтер сүзем бар» әдәби калейдоскоп

Событие завершилось

     З.Хөсниярның матур әдәбият мәйданындагы беренче басма китабы — «Таң ата да кич була» исемле хикәяләр җыентыгы — 1989 елда басылып чыга. Нигездә авыл тормышын, авыл кешеләре образларын гәүдәләндергән егермегә якын хикәяне берләштергән җыентык әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә яшь авторның материалны яхшы белүе, тормыш күренешләренә художникларча якын килүе, тел-стиленең шомалыгы, халыкчан гадилеге искәртеп үтелә. Язучының шуннан соң укучыларга тәкъдим ителгән «Тәгәри китте язмышлар» исемле проза җыентыгы (1991), «Терсәк сугышы» (2002) һәм «Эттән туган» (2004) романнары әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чынбарлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтылу тәҗрибәләре буларак игътибарга лаеклы. З.Хөснияр «Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

   Язучы — татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив эшләүче авторларның берсе. Ул 2001 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эш-леклесе» дигән мактаулы исем йөртә. З.Хөснияр 2009 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.

     З.Хөснияр — 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

Ближайшие встречи

Куда сходить в этом городе

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
Контактные данные
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна