Top.Mail.Ru
Основное изображение для события Кичке уеннар

Кичке уеннар

14 июля 2026 г.
от 0 руб.

Яшьлегемнең һәрбер истәлеге
Авылыма килеп тоташа.
Җыр-биюле кичке уеннарга,
Болыннарга кайтам җыр аша.
Ахры, мәңге чыкмас хәтеремнән,
Күңелемә тирән уелган:
Сабантуйларының бер дәвамы –
Җыр-биюле кичке уеннар.
Берәм-берәм күктә йолдыз калка,
Җәйге кояш бата кызарып.
Кичке уеннарның сере тарта
Гыйшык тоткан егет-кызларны.
Урталарга чыгып җыр башлыйлар,
Гармун тавышы агыла болынга.
Таллар кебек бөгелә нечкә билләр,
Җилфердәшә ефәк толымнар.
Бөтен авыл килә җыелып шунда,
Кушылып җырлый таныш көйләргә.
Төннәр буе моңлы уен җыры
Ишетелеп тора өйләргә.
Әби-чәби, үсмер, бала-чага,
Кыз-кыркыннар, егет-җиләннәр…
Иярешеп туган-тумачага
Кала кунаклары килгәннәр.
Уен җырларының үзенә бер
Моңы бар да аның, дәрте бар.
Бер дәва ул авыл кешесенә,
Бер шифа ул яше-картына.
Их, ул кичке уен җырларының
Моңсулыгын булмый аңлатып:
Үзәкләрне өзә җилкендереп,
Хәсрәтләрне җилгә таратып.
Алмаларның кайчан балланганын,
Чияләрнең кайчан пешкәнен
Әйтеп бирә алар — кемгә күзең,
Кемгә ихлас күңелең төшкәнен…
Кызлар сайлап йөргән егеткә дә,
Борын чөеп йөргән кызга да –
Сүз табыла монда һәммәсенә,
Кагылып үтә барыбызга да…
Алма-алма, чия-чияләре,
Кушылып китә «Төймә-төймә»гә
«Ай-йолдызым» булып әйләнә дә,
Бөтерелә «Көймә-көймә»гә…
Әйлән-бәйлән уйный егет-кызлар,
Таныша да шунда, аңлаша.
Шаулап-гөрләп тора кичке уен,
Үзенә бер кичке тамаша…
Уен-көлке, чәнечкеле такмак,
Шаян сүзләр анда мул иде.
Киносы да, телевизоры да,
Театр да монда шул иде.
Авылымның кичке уеннары,
Катлы-катлы түгәрәкләре…
Очып кайтыр идем яшь гомергә,
Булсам болын күбәләкләре…
Йөрәгемдә яши гүзәл бер моң,
Мәңге тынмас гармун чыңы ул.
Авылымның кичке уеннары –
Яшьлегемнең уены-чыны ул,
Уен түгел — ихлас чынлык ул…
Кичке уеннар

Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный дом культуры» Кукморского муниципального района и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

Ближайшие прочие

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
Контактные данные
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна